Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсендә X бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты, бәйрәм Самара өлкәсенең Камышлы авылында узды. Аны Самара өлкәсе Губернаторы Дмитрий Азаров озата йөрде.
Бәйрәмгә илнең 30 төбәгеннән 500ләп делегат киләчәк. Барлыгы Сабантуйда 20 меңләп тамашачы булачак дип көтелә.
Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Азаров Сабантуй мәйданчыгындагы Татарстан Республикасының Кукмара районы тәкъдим иткән милли хуҗалыкларны карап чыктылар. Зур экспозициядә авыл өе куелган иде, анда татар гаиләсенең 19 нчы гасырдагы көнкүреше тәкъдим ителгән. Моннан тыш, кунаклар итек басу һөнәре нигезләре белән таныша алалар иде.
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Азаров Самара өлкәсе шәхси хуҗалыгы мәйданчыгында булдылар, ул бу як тарихын чагылдыра. Самара хуҗалыгы территориясендә Татарстан Республикасы белән Самара өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Башкортостан Республикасы шәхси хуҗалыгы башкорт халкының мәдәниятенә һәм йолаларына багышланган иде.
Аннары бәйрәмне тантаналы рәвештә ачтылар. Сәламләү сүзе белән Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. «Чын күңелемнән сезнең барыгызны да яраткан бәйрәмебез Сабантуй белән котлыйм. Самара өлкәсе Губернаторы Дмитрий Азаровка чараны югары дәрәҗәдә оешырган өчен рәхмәт белдерәм. Бүген Сабантуй, чынлап та, бөтен халык бәйрәменә әверелеп бара. Аны илебезнең төрле почмакларында беләләр һәм билгеләп үтәләр. Бу – үзебезнең милли үзенчәлегебезне, мәдәниятебезне, йолаларыбызны күрсәтер өчен бик күркәм мөмкинлек», - диде Рөстәм Миңнеханов, шуннан соң татар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре үсешенә керткән өлешләре өчен берничә бүләк тапшырды.
Дмитрий Азаров та X бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашучыларны сәламләде. «Самара чирек гасыр инде гомумшәһәр Сабантуен бәйрәм итә. Беренче X бөтенроссия авыл Сабантуе да бездә Алькино авылында узган иде», - диде ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Азаров Сабантуй ярышлары узган мәйданнарда булдылар, аерым алганда, татарча көрәш, ат чабышын, милли уеннарны карадылар.