Татарстан Президенты Самара өлкәсендә татар шагыйре Әнвәр Давыдов бюстын ачты

29.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсенең Камышлы авылына эш сәфәре кысаларында татар шагыйре Әнвәр Давыдов бюстын ачты. Чарада шулай ук Самара өлкәсе Губернаторы Дмитрий Азаров һәм шагыйрьнең кызы Алсу Абелҗанова да катнашты.

Әнвәр Давыдов бюсты район мәдәният йорты каршында урнашкан. Скульпторы Вадим Иксанов, бюстны Камышлы авылына Чаллыдан китерделәр.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Әнвәр Давыдов әсәрләрен  җәмәгатьчелек белә һәм бу әсәрләр татар милли мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткәннәр. Татарстан Республикасы Президенты бюст кую инициаторларына һәм бу проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.   

Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе җитәкчелегенә җирле татарлар өчен уңайлы шартлар тудырганга, милли гореф-гадәтләрне саклауда һәм үстерүдә ярдәм күрсәткәнгә рәхмәт әйтте.     

Дмитрий Азаров ассызыклаганча, Әнвәр Давыдов үзенең иҗаты белән Камышлы җирен данлады. «Ул тырыш хезмәткәр дә, кыю хәрби дә, үзенең туган җиренең һәм бөек Россиянең чын патриоты да булды. Мин Камышлы кешеләренә мәдәниятләренә, традицияләренә, бөек якташларының истәлегенә тугрылыклы булганнары өчен рәхмәт белдерде. Шагыйрьләр һәрвакыт мәдәният үсешенә һәм тугандаш халыклар арасындагы дуслыкка үзләреннән өлеш кертәләр», - диде Губернатор.

Татар шагыйре, журналист һәм тәрҗемәче Әнвәр Давыдов Камышлы авылында 1919 елның 21 мартында туган. 1936 - 40 елларда «Советская Сибирь» һәм «Ферганская правда» газеталарында эшләгән. Белозерье (Мордовия) авылы мәктәбендә рус теле һәм тарих укыткан. 1940 елда аны хәрби хезмәткә алганнар. Смоленск, Тихвин астындагы, Волхов фронтындагы, Эстониядәге, Латвиядәге һәм Ерак Көнчыгыштагы сугышларда катнашкан. 1946 елда туган авылына әйләнеп кайткач, район газетасы мөхәррире булып эшләгән. 1956 елда Татарстан китап нәшриятына баш мөхәррир урынбасары итеп Казанга чакырылган. 1953 елда Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы секретаре итеп сайланган. 1968 елның 23 июнендә Казанда вафат булган. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.