Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

27.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. 

Чара ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелде. 

Татарстан Предприятиеләренә гамәлгә кертелергә мөмкин тәкъдимнәр каралды. Утырышта Казахстан делегациясе вәкилләре дә катнашты. 

Швейцария компаниясе технологиясе теләсә нинди калдыкларны зарарлы матдәләрсез кыйммәтле энергопродуктларга әверелдерә. Компания республикада җитештерүне локальләштерүне 95 процентка җиткерергә һәм әзер модульләрдән җайланмалар җыю буенча кечкенә завод төзергә ниятли.

Калдыкларны утильләштерү – ул беренчел мәсьәлә, диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, зарарлы матдәләр чыгарылмауга игътибар итеп. "Без сезнең чакырудан файдаланабыз. Без ничек файдалы була алуыбызны уйларбыз. Безгә тәкъдим иткән барлык эшләрне дә өйрәнәчәкбез”, - диде республика җитәкчесе.

"ТерраОрганик” компаниясе республикада үсемлекләр өчен нанотехнологияләр ярдәмендә алынган туклыклы матдәләр җитештерүне оештыру инициативасы белән чыкты. “Эшче төркем булдырыгыз һәм җентекләп эшләгез. Барлык сорауларны да миңа җиткерегез. Кызыклы проект, без, һичшиксез, сезнең белән эшләячәкбез”, — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Аннары “Термоэлектрика” компаниясенең үсеш буенча директоры махсус наклейкалар тәкъдим итте. Алар тоташтарылган электр челтәрләренең кызуын теркәргә ярдәм итә. Бер данәнең бәясе 30 сумнан башлана. Компания Россиядә 2 меңнән артык система урнаштырган һәм һәр өченче бинада 100 градустан югары кызу очраклары булуын ачыклаган.

Компания республиканың эре предприятиеләре белән эшли, әмма Татарстанның социаль объектларын системалар белән тәэмин итү теләген белдерде. Шулай ук “ТермоСенсор” Татарстанда җиһазларны урнаштырырга әзер. Республика Президенты әлеге инициативаны хуплады.

Соңгы булып “АйСиЭл система технологияләре” ҖЧҖ генераль директоры Айдар Гузаиров чыгыш ясады. Компания математик модельләштерү системалары белән шөгыльләнә һәм җиһазларның тайпылышлар белән эшләвен ачыклый торган тикшерү уздыра ала.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне уңай бәяләде. “Яңача эшләргә кирәк инде. Әгәр фаразларга мөмкинлек бирә торган ниндидер карарлар бар икән, димәк, алардан файдаланырга кирәк. Бу компетенцияләрне үзебездә үстерергә кирәк”, - дип нәтиҗә ясады ул.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.