Рөстәм Миңнеханов "Яшьләр көне" республика фестивале мәйданчыгында булды

27.06.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яшьләр көне" республика фестивале мәйданчыгында булды. Чара Казанның елга порты бинасы алдындагы мәйданда узды. Татарстан Президентын ТР яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов озата йөрде. 

Фестивальдә төрле активлык зоналары оештырылган иде: стритбол, граффити, скейт-парк, бию һәм башкалар. Шулай ук оештыручылар бабершоп, киберспорт  һәм стрит-арт мәйданчыкларын җшелдереп җибәргәннәр. 

Рөстәм Миңнеханов тематик мәйданчыкларны карады, яшь архитекторлар инсталяцияләре белән танышты, диджей пультында уйнап та карады. 

"Сезне Яшьләр көне белән котлыйм! Бүген мин бик күп кызыклы әйберләр күрдем. Шәһәребездә шундый талантлар бар дип уйламаган идем, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безнеж таянычыбыз - яшьләр. Без махсус министрлык та оештырдык, ул рәсми яшьләр структуралары белән генә түгел, ә бөтен яшьләр белән эш итәргә тиеш. Бүген бик күп кызыклы үрнәкләр булды. Без сезгә һәрчак ярдәм итәргә әзер". 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов фестивальдә катнашучылар белән аралашты. 3×3 баскетболын яратучылар Татарстан Президентына, Миллениум күпере астындагы территорияне төзекләндергәндә, баскетбол өчен мәйданчык ясауны сорап мөрәҗәгать иттеләр. ТР Президенты тәкъдимне хуплады. Шулай ук ул Казанда ябык скейт-парк булдыру идеясен дә хуплады. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.