Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Чемезов «КАМАЗ» заводында яңа җитештерү линиясен эшләтеп җибәрүдә катнаштылар

28.06.2019

Бүген Чаллыда «КАМАЗ» заводында алюминий ягулык баклары җитештерү буенча яңа линия эшләтеп җибәрелде. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов , «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

Проект  2017 елда Сәнәгатьне үстерү фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла башлаган. Яңа линия импорттан баклар кертүне алмаштырачак. Җитештерү куәте елына 35 мең бак. Универсаль роботлаштырылган әлеге линия күләме 260 литрдан алып 800 литрга кадәр булган ягулык резервуарлары җитештерәчәк.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, «КАМАЗ» заводының 50 еллыгы елында предприятиедә яңа җитештерү куәтләре гамәлгә кертелә. «Бүген җаваплы көн - “КАМАЗ” ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы булачак. Без җыелышны мондый эре инвестицион проектлар фонында уздыруга шатбыз. Бу яңа двигательләр, кабиналар каркаслары, заманча ягулык баклары. Бу эш К5 яңа буын йөк машиналарын үстерү кысаларында гамәлгә ашырыла. Мин “КАМАЗ” заводы коллективын шушындый катлаулы заманда мондый олы җиңүләргә ирешүләре белән котлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Россия Президенты Владимир Путинуга, шулай ук «Ростех» дәүләт корпорациясенә Чаллы автоҗитештерүчеләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте

Сергей Чемезов үз чиратында ассызыклаганча,«КАМАЗ» җитештерүне модернизацияләүне сокланырлык темплар белән алып бара һәм бүген Россиядә нәтиҗәле автоҗитештерүче булып тора.

Алюминий ягулык баклары белән магистраль, шәһәрара һәм шәһәр йөк ташу һәм пассажирлар йөртү өчен билгеләнгән коммерциячел автомобильләр җиһазландырылачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.