Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсендә X бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашачак

29.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсендә эш сәфәрендә, Камышлы авылында X бөтенроссия авыл Сабантуе узачак. 

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Камышлы авылында туып-үскән татар шагыйре Әнвәр Давыдов бюстын ачуда катнашачак. 

Аннары Татарстан Президенты Самара өлкәсе Губернаторы Дмитрий Азаров белән бергә Сабантуй мәйдачыгында булачак. Кунаклар милли хуҗалыкларны һәм спорт ярышларын караячаклар. Бәйрәмгә илнең 24 төбәгеннән 500ләп делегат киләчәк. Барлыгы Сабантуйда 20 меңләп тамашачы булачак дип көтелә.   

Тагын Татарстан Республикасы белән Самара өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзаларга планлаштыралар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.