Яңалыклар

06.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантанада катнашты.   

Тантана Муса Җәлил исемедәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узды.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, башка рәсми затлар катнашты. 

Театр сәхнәсенә Россия һәм Татарстан дәүләт флагларын, шулай ук Җиңү Байрагын чыгардылар. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырады.  

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.  

06.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое, галим-конструктор һәм иҗтимагый эшлекле Илдус Мостюков, Россия Герое Газинур Хәйруллин, «Татарстан Республикасы ветераннар берлеге» республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре вәкилләре катнашты.   

06.05.2019

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.  

04.05.2019

Татарстанда барлык районнар да язгы чәчүгә кереште. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. 

04.05.2019

Татарстан республикасы территориясендә  янгыннар һәм аларда кешеләрнең үлеме турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

04.05.2019

Татарстан Республикасында 3 майга 919,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган,бу планда каралганның 38%ын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

30.04.2019

Татарстанда Җиңү көненә яңа акчалата түләүне 1481 кеше алачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

30.04.2019

Татарстанда 17 апрельгә булган  мәгълүматлар буенча 38 мең 642 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.  Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

30.04.2019

Казанда 500 дән артык волонтер “Үлемсез полк” хәрәкәтендә катнашучыларга ярдәм итәчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан башкаласы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов  хәбәр итте.

30.04.2019

Татарстанда Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан 1 майдан башлап, сугышта һәлак булучыларның һәйкәлләре тәүлек дәвамында полиция хезмәткәрләре һәм ирекле халык дружинасында катнашучыларның күзәтүе астында булачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклауны оештыру һәм республиканың башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Рөстәм Ибраһимов хәбәр итте.

Битләр: << 831 832 833 834 835 ( 836 ) 837 838 839 840 >>