Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Чаллы-икмәк» предприятиесендә булды

17.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы «Чаллы-икмәк» предприятиесендә булды. Татарстан Президентын «Чаллы-икмәк» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов озата йөрде. 

«Чаллы-икмәк» - тулы цикллы заманча предприятие, икмәк-күмәч әйберләре җитештерә. Бүгенгә монда 400 исемдә продукция чыгарыла. 

Рөстәм Миңнехановның заводның җитештерү линияләрен карап чыкты. Ипи цехында булды.  

Тагын Татарстан Республикасы Президенты икмәк-күмәч ярымфабрикатлары җитештерү һәм туңдыру буенча яңа цех төзелеше белән танышты.

Шуннан соң Рөстәм Миңнехановка «Чаллы-икмәк» эшчәнлеге турында видеоролик күрсәттеләр. Аерым алганда, предприятиене киләчәктә үстерү планнары, продукцияне реализацияләү турында сөйләделәр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.