Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, "КАМАЗ-мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм команданың бөтен вәкилләренә, "Ефәк юл" халыкара ралли-рейдында җиңү уңаеннан, котлау телеграммасы юллады.
"Хөрмәтле Сергей Анатольевич һәм Владимир Геннадьевич! Хөрмәтле "КАМАЗ-мастер" командасы әгъзалары! Антон Шибалов экипажын һәм бөтен командагызны "Ефәк юл" халыкара ралли-рейдында искиткеч җиңү белән котлыйм! Яңадан-яңа җиңүләр һәм казанышлар белән безне шатландырып торасыз, һәм менә янә мактаулы пьедесталда бөтен урыннар камазлыларныкы, бөтен дүрт экипаж да ТОП-5, афәрин!, - диелгән телеграммада. - Бик катлаулы ландшафтан узучы ярышларның 10 көне - кыюлыкка, чыдамлылыкка, тапкырлык, техник белемгә сынау ул. Әмма әлеге раллины оештыруда, Россия автопромы үсеше өчен әһәмиятле эшнең зур өлеше "КАМАЗ-автоспорт" һәм "КАМАЗ" ГАҖ коллективы ел дәвамында башкарыла. Беләм, һәрберегез әлеге җиңүгә җанын салган һәм чын күңелдән сезне котлыйм! Ныклы сәламәтлек, бәхет, спортта уңышлар, яңа җиңүләр телим!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов".