Рөстәм Миңнеханов республика финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә: Бурычларны мөмкин кадәр киметү – өстенлекләребезнең берсе

17.07.2019

Бурычларны мөмкин кадәр киметү – өстенлекләребезнең берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасының берләштерелгән  бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 елга финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Киңәшмәдә видеоконференция режимында республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты.   

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу беренче чиратта салым бурычларына кагыла.

Бу мәсьәлә үтәү дисциплинасы буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында да каралган иде инде, диде Рөстәм Миңнеханов, бурычлар – киләчәктә түләнмәгән хезмәт хаклары да, башка проблемалар да.

Финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычы – бюджет үтәлеше. «Салым органнарының, суд приставлары хезмәтенең, районнар башлыкларының, ЭЭМ органнарының һәм прокуратураның игътибары шунда булырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу эшкә тармак министрлыклары да актив кушылырга тиеш».

Табышка салым буенча предприятиеләрнең 27 %ы зыянга эшләде, диде Рөстәм Миңнеханов. Министрлыклар каршындагы тармак баланс комиссияләре эшен дәвам итәргә; һәм финанс нәтиҗәләренә анализ ясарга.

Физик затлар кермнәренә салым буенча «күләдәге» хезмәт хакын легальләштерү комиссияләре эшен активлаштырырга кирәк, диде Татарстан Республикасы Президенты. Кайбер районнарда түләүләр кимегән.

Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека программасы буенча түләүләр буенча йөкләмәләрне үз вакытында үтәргә кирәклекне дә билгеләп үтте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.