Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышын уздырды

17.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышын узды. Чара махсус икътисадый зона территориясендә узды.    

Утырышта катнашучылар яңа алты инвестицион проект карады: «Алкема», «2БИО», «Аконит-Урал», «Югострой РУ», «Лилиани-Технолоджи» и «ЦБТ «Алабуга». Инвестицияләрнең гомуми суммасы 16 млрд сум.

Беренче проект - «2БИО». Инициаторлары - нефть-газ эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендәге Россия холдингы «ТАИФ» АҖ һәм ПГА-биопластиклар җитештерүче «Investire Italia S.r.l» (Bio-On Италия компаниясе). «Алабуга» МИЗда компания ПГА-биопластикларны елына 10 мең тонна җитештерергә җыена. Финанслау күләме бизнес-план буенча 9,7 млрд сум. 90 яңа эш урыны булдырылачак.

«ЦБТ «Алабуга» проекты елына 15 мең тонна өзлексез базальт җепсел (ровинг) җитештерүне күз алдында тота. Инициаторлары - «Промторг» һәм  «Экопром» компанияләре җитештерүгә 3,3 млрд сум акча кертергә җыеналар 431 яңа эш урыны булдырылачак.

«Карарны хуплыйбыз. Бездән ярдәм кирәк булса, без булышачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Аннары «Лилиани-Технолоджи» компаниясе проекты каралды, ул бөртекле ашлык өчен бункер-төягечләр җитештерергә ниятли, елына 700 берәмлек. Инвестицияләр күләме 685 млн сум. 100 яңа эш урыны булдырылачак.

«Аконит-Урал» компаниясе конвейер роликлар һәм металлоконструкцияләр җитештерергә планлаштыра. Инициаторы - «НПО «Аконит» компаниясе. Кертеләчәк акча күләме 800 млн сум. Елына 720 мең данә конвейер роликлар җитештерәчәк.  

Өй җиһазлары фасадлары өчен декоратив пленкалар җитештерүгә «Алкема» компаниясе 1,8 млрд сум кертергә җыена.  

«Югострой РУ» компаниясе 2019 елның 4 кварталында җыелма гидравлик җайланма җитештерергә керешмәкче. Инициаторы - «Jihostroj a.s.» Чехия  концерны һәм «Гидродрайв» ҖЧҖ. Елына 25 мең данә җитештерү күзаллана. Инвестицияләр күләме 201,3 млн сум. 

Татарстан Республикасы Президенты һәм Күзәтүчеләр советы әгъалары алты проектны да хупладылар һәм компанияләргә резидент статусы бирү турында карар кабул иттеләр.  


"Алабуга" МИЗ Матбугат хезмәте.