Бүген «Татнефть» компаниясе үзенең үсешен нефть-газ тармагы өлкәсендәге эре компетенцияләр үзәге һәм тармакның перспектив технологияләрне гамәлгә кертү буенча инновацион полигоны буларак дәвам итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте. Чара Әлмәттә «Нефтьче» мәдәният сараенда узды. Анда «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, ТР Президенты ярдәмчесе Ренат Сабиров, нефть сәнәгате тармагында ТР Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре дә катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия төзүчеләр берлеге президенты, Санкт-Петербургның экс-губернаторы Владимир Яковлев һәм Байкал-Амур магистрален төзү идарәсенең элеккеге башлыгы, Социалистик Хезмәт Герое Ефим Басин белән очрашты.
Республикада социаль тотрыклыкны ныгыту юнәлешендә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан бүлекчәсе системалы рәвештә эшли. Партия тәкъдим иткән проектларның җәмгыять өчен әһәмиятле һәм кирәкле булуы мөһим. Бу хакта "Бердәм Россия" бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXX конференциясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күренекле футбол тренеры Корбан Бердыев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов Корбан Бердыевка республика футболын үстерүдә күрсәткән күпьеллык тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм Футбол-2018 дөнья чемпионаты символикасы булган исемле кий бүләк итте.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Халыкара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев Ага Хан Премиясе комитеты әгъзасы, ЮНЕСКО генераль директорының элекке урынбасары Франческо Бандарин белән очрашты.
«Ак Барс» Банк - Татарстан икътисадында төп финанс институты. Ул республика банк тармагының лидеры булып тора һәм Россиянең иң эре банклары егермелегенә керә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» Банк ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте. Җыелышта тагын «Ак Барс» Банк ГАҖ Идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев һәм «Ак Барс» Банк ГАҖ Директорлар советы рәисе Валерий Сорокин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия ФИХнең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсе башлыгы Вадим Митрейкин белән очрашты.
Очрашуда чик буе мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Россиянең ислам дәүләтләре белән сәяси, икътисадый, мәдәни һәм мәгариф өлкәләрендә күптәнге багланшылар традицияләре бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркемен Ислам Хезмәттәшлеге Оешмалары әгъзаллары илләре илчеләренә презентацияләү вакытында белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты - Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы әгъза-илләре илчеләренә «Россия – Ислам дөньсы» стратегик караш төркемен тәкъдир итүдә катнашу. Чара Россия Тышкы эшләр министрлыгында уза. Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров катнашыр дип көтелә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рособоронэкспорт» АҖ генераль директоры Александр Михеев белән очрашты.