Рөстәм Миңнеханов: Татарстан «Росатом» дәүләт корпорациясе белән берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлекне үстерә

17.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасына эш сәфәре кылды. Эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты берничә чара планлаштырган иде: «Технониколь-Алабуга» химия төзелеше җитештерүе буенча яңа завод ачу, композит кластерны үстерүнең перспектив юнәлешләр турында киңәшмәдә катнашу һәм «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советы утырышын уздыру. 

Тагын эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов һәм «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачёв «Алабуга-Волокно» заводында булды, ул «Росатом» композит дивизионына керә. «Алабуга-Волокно» - Россиядә иң югары технологияле углерод җепселе җитештерүчеләрнең берсе. Композит материаллар соствындагы  углеҗепсел сәнәгатьнең төрле тармакларында кирәкле уникаль характеристикалар күрсәтә. 

Предприятиене караганда Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Лихачёв углерод җепселе җитештерү технологиясе белән таныштылар. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан «Росатом» дәүләт корпорациясе белән берничә юнәлеш хезмәттәшлекне үстерә. Аерым алганда, цифрлаштыру һәм автоматлаштыру өлешендә зур эш алып барыла. «Бу ил өчен бик кирәкле проект. Углерод җепселе яңа материалларны үстерүдә кулланыла. Моннан тыш, Татарстанда „КАПО-Композит“ эре предприятиесе урнашкан, ул илебезнең авиация тармагына эшли. Тагын бу материаллар башка сәнәгать тармаклары өчен дә кирәкле: станоклар төзү, автомобильләр төзү һәм башкалар», - диде Татарстан Республикасы  Президенты. 

«„Алабуга-Волокно“ предприятиесендә яңа чимал агымы туып килә, аннары ул товарларын илнең төрле төбәкләренә җибәреләчәк», - диде Алексей Лихачёв. 

Аннары Рөстәм Миңнехановка һәм Алексей Лихачёвка углерод җепселен кулланып әзерләнгән хоккей кәшәкәләре тапшырдылар.

Бүген тагын Татарстан Республикасы Президенты «Транснефть-Синтез» заводының җитештерү мәйданчыкларын да карап чыкты. Рәсми рәвештә завод быел август аенда ачылырга тиеш.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев