Татарстанда 2019 елның 1 яртыеллыгында төп салымнар буенча килерләрнең үсеш тәэмин ителгшән

17.07.2019

Татарстан Республикасында 2019 елның 1 яртыеллыгында салым органнары тарафыннан администрацияләнгән керемнәрнең килере 408,3 млрд. сум (2018 елның шул чорында 348,2 млрд. сум, үсеш 17,3%).

Федераль бюджетка – 279,3 млрд. сум (2018 елның шул чорында 233,7 млрд. сум, үсеш 19,5%). Татарстан Республикасы  берләштерелгән бюджетына – 129,0 млрд. сум (2018 елның шул чорында 114,5 млрд.сум, үсеш 12,7%).

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә бу белешмәләрне Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин китерде.

2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасының берләштерелгән  бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 елга финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Киңәшмәдә видеоконференция режимында республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты.   

Марат Сафиуллин хәбәр иткәнчә, беренче яртыеллыкта төп салымнар буенча килерләр үсеше тәэмин ителгән.  

НДПИ 190,1 млрд. сум (үсеш 20,4%), табышка салым – 62,5 млрд. сум (үсеш5%), өстәмә салым – 64,5 млрд. сум (үсеш 46,1%), НДФЛ – 37,2 млрд. сум (үсеш 7%), акцизлар – 13,7 млрд. сум (үсеш 25,7%).

Исәпләнгән уртача хезмәт хакы 2019 елның гыйнвар-май айларында 105,2%ка арткан.

Марат Сафиуллин җирле бюджетларга җир салымы килере кимүен билгеләп үтте.

2018 елның шул чорында җир салымы 3,790 млрд. сум җыелган, быел – 3,732,9 млрд. сум (96,7%). Кимү сәбәпләре арасында - 2019 елдан киметелгән салым салу ставкасын куллану.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.