Рөстәм Миңнеханов: Татарстан композит продукция җитештерүнең һәм аны алга сөрүнең тулы технологик чылбырын булдырырга тели

17.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов композит кластерны үстерүнең перспектив юнәлешләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Тагын аның эшендә «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачёв та катнашты. Чара «Алабуга» МИЗ территориясендә узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, композицион материалларны үстерү стратегик әһәмияткә ия. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин да төп югары технологик юнәлешләрне үстерү буенча РФ Хөкүмәте белән эре компанияләр арасында килешүләр алмашу тантанасында билгеләп үткән иде.

«Татарстан „Композиты без границ“ сәнәгать кластеры әгъзасы булып тора. Без композит продукция җитештерүнең һәм алга сөрүнең тулы технологик чылбырын булдырырга телибез», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, «ТАНЕКО» предприятиесендә малеин ангидриды җитештерү буенча проект эшләре башланган. 2021 елның июнендә елына 50 мең тонна полиэфир сагызлар чыгару өчен база чималы җитештерү гамәлгә кертеләчәк. Моннан тыш, акрилонитрил алу технологиясенең лицензиарын сайлау буенча эшләр тәмамлана. Бу җитештерү дә «ТАНЕКО» комплексының проектланучы газ химиясе блогы структурасына кертеләчәк.

«Бүген без төзелеп килүче ПАН-прекурсор җитештерүен карадык. Эшләр график буенча бара. Шулай итеп, республикада „Алабуга-Волокно“, „ТАНЕКО“, „Казаньоргсинтез“, „Татнефть-Алабуга Стекловолокно“, „Татнефть-Пресскомпозит“ компанияләре һәм башка берничә предприятие продукциясе базасында композит кластерны чимал белән гарантияләнгән тәэмин итү өчен бөтен алшартлар да бар», - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, аэрокосмик тармак мисалында югары технологияле тармаклардагы конкурент көрәш барышында санкцияләр куллану мисалы бар. Аерым алганда, сүз  МС-21 очкычының композит канаты өчен материаллар китереп торуга карата санкцияләр турында бара.

«Соңгы елларда „Росатом“да булдырылган, шул исәптән республикада реализацияләнә торган компетенцияләр илебезнең композит тармагының технологик иминлеген тәэмин итәргә ярдәм итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.