Яңалыклар

02.07.2019

Бүген Лаеш районында «Татарстанда Кыр көне-2019» Идел буенда иң эре агротехник күргәзмә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнаштылар. 

 

02.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан сөт комбинатында («КОМОС ГРУПП» агрохолдингы)  булды.

Монда беренче модернизацияләү этабыннан соң җитештерүне символик рәвештә эшләтеп җибәрделәр. 

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар цехлар эше белән таныштылар һәм заманча җайланмаларны карап чыктылар.

01.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Омск өлкәсе Губернаторы Александр Бурков белән Казан Кремлендә очрашты. Омсчк өлкәсе делегациясе Казанга эш визиты белән килде. Бүген кунаклар ТР Инвестицион үсеш агентлыгында республиканың инвестицион һәм икътисадый мөмкинлекләре белән таныштылар. Шуннан делегация "ИТ-парк", "Химград" технополисы, "Эйдос-медицина" үзәгендә һәм М.Горький ис. Зеленодольск заводында булдылар. 

01.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Ведомствоара комиссия утырышы кысаларында Казан шәһәренең тарихи җирлекләрен үстерү концепциясе тәкъдир ителде.

01.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар китабы йортында булды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил  Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова озата йөрде.

01.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Газпром трансгаз Казан" коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ул - моңарчы "Газпром трансгаз Уфа" ҖЧҖнең баш инженеры - җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Рөстәм Усманов. 

 

01.07.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче торак төзүче компанияләрне, эскроу счетлар кулланып, проектлы финанслауга күчерүгә багышланган киңәшмә уздырды. 

Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында узды. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карарлар буенча өлешләп күп фатирлы торак төзүгә гражданнар акчаларын 1 июнь көненнән бары эскроу счетлар кулланып кына җәлеп итәргә мөмкин. 

 

01.07.2019

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлеккә азык әзерләү һәм кырларны эшкәртү турында хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

01.07.2019

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2019 елның алты аенда 702 тикшерү үткәргән. Хокук һәм нормаларны бозу өчен 5 млн. 955 мең сумга 154 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан 597 тикшерү үткәрелгән. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

 

29.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсендә X бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты, бәйрәм Самара өлкәсенең Камышлы авылында узды. Аны Самара өлкәсе Губернаторы  Дмитрий Азаров озата йөрде.

Бәйрәмгә илнең 30 төбәгеннән 500ләп делегат киләчәк. Барлыгы Сабантуйда 20 меңләп тамашачы булачак дип көтелә.  

Битләр: << 831 832 ( 833 ) 834 835 836 837 838 839 840 >>