Рөстәм Миңнеханов В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышын уздырды

19.07.2019

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышын узды.   

Утырышта Компаниянең 2019 елның беренче яртыеллыгындагы бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды, август аена бюджеты расланды.

Утырышта катнашучылар компаниянең тулаем социаль инвестицияләре турында мәгълүмат тыңладылар, шулай ук «Татнефть» хәйрия фонды эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм аны үстерү планнары турында фикер алыштылар

«Татнефть» компаниясенең социаль сәясәте корпоратив социаль җаваплылык принципларына корылган һәм стратегик максатларга ирешү элементы булып тора.

Социаль инвестицияләргә нәтиҗәле идарәне арттыру максатында 2018 елда хәйрия фондлары, барлык программаларны да саклап калган килеш,  бердәм «Татнефть» ХФна тупланды. 

Ел саен Фонд аша 40 меңләп физик һәм 300ләп юридик зат ярдәм ала.  

Директорлар советы нефть чыгаруны үстерү перспективалары, «Разведка һәм нефть чыгару» бизнес-юнәлеше мөмкинлекләре һәм бурычлары турында мәгълүмат тыңлады.

Компания өчен өстенлек – эшкәртелүче активларда нефть чыгару нәтиҗәлелеген арттыру. 

Үзенең ресурс потенциалын эшләүгә җәлеп итү өчен Компания өлгергән ятмаларны нәтиҗәле эшкәртүне арттырачак. 

Шулай ук Директорлар советында Компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.  


"Татнефть" ГАҖ Матбугат хезмәте