Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2019 елның 3 июленнән чираттагы ялда.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Җитәкчесе урынбасары Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов белән очрашты.
Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов республикага эш сәфәренә килгән, төп максаты – XIII Россия Антропологлары һәм этнологлары конгрессында катнашу (КАЭР). Конгресс Казанда 2019 елның 2 - 6 июлендә уза.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча РФ Президенты каршындагы совет президиумы утырышын уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Татарстан Республикасы белән сыра кайнатучы AB InBev Efes компаниясе арасында республика территориясендә агросәнәгать программасын башлап җибәрү турында килешү имзаланды. Әлеге инициатива Татарстанда 2023 елга сыра кайнату өчен арпаны үстерү һәм сатып алу күләмен 40 кат арттырырга ярдәм итәчәк.
Бүген Лаеш районында «Татарстанда Кыр көне-2019» Идел буенда иң эре агротехник күргәзмә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан сөт комбинатында («КОМОС ГРУПП» агрохолдингы) булды.
Монда беренче модернизацияләү этабыннан соң җитештерүне символик рәвештә эшләтеп җибәрделәр.
Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар цехлар эше белән таныштылар һәм заманча җайланмаларны карап чыктылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Омск өлкәсе Губернаторы Александр Бурков белән Казан Кремлендә очрашты. Омсчк өлкәсе делегациясе Казанга эш визиты белән килде. Бүген кунаклар ТР Инвестицион үсеш агентлыгында республиканың инвестицион һәм икътисадый мөмкинлекләре белән таныштылар. Шуннан делегация "ИТ-парк", "Химград" технополисы, "Эйдос-медицина" үзәгендә һәм М.Горький ис. Зеленодольск заводында булдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Ведомствоара комиссия утырышы кысаларында Казан шәһәренең тарихи җирлекләрен үстерү концепциясе тәкъдир ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар китабы йортында булды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Газпром трансгаз Казан" коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ул - моңарчы "Газпром трансгаз Уфа" ҖЧҖнең баш инженеры - җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Рөстәм Усманов.