Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәндә татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Төмән нефть промыслы җиһазлары заводында булды. Предприятиены «Бейкер Хьюз» Америка нефть сервисы компаниясе оештырган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Мәскәүдә Россиядә төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты.
Утырышны РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко уздырды.
Татарстанның бары тик ике генә муниципаль пляжында су коену рөхсәт ителгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Мариня Патяшина хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмән өлкәсенә эш сәфәре кысаларында «Шлюмберже» Себер тренинг үзәге эше белән танышты.
«Шлюмберже» (Schlumberger) - дөньяның 120 илендә эшләүче эре нефть сервисы компанияләренең берсе. Геология-разведка эшләреннән алып файдалы казылмалар чыгаруны арттыруга идарәгә кадәр спектрда эш алып бара.
Бүген Төмәнгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль нейрохирургия үзәгендә булды. Аны Үзәкнең баш табибы Альберт Суфианов һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков озата йөрде.
2010 елда ачылган бу Үзәк Төмәннең «Медицина шәһәрчеге» составына керә, үз территориясендә берничә медицина учреждениесен һәм медицина хезмәткәрләре өчен торак комплексын берләштерә.
Бүген Татарстан делегациясенең Төмәнгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төмән өлкәсе Губернаторы Александр Моор Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Документ киләчәктә тотрыклы һәм озак сроклы нигездә ике якның багланышларын үстерүне күз алдында тота.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәнгә эш сәфәренә килде. «Рощино» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Төмән өлкәсе Губернаторы Александр Моор каршы алды.
Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Моор Татарстан Республикасы белән Төмән өлкәсе арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзалаячаклар. Документ тотрыклы һәм озак сроклы нигездә ике якның багланышларын үстерүне күз алдында тота.
Харбинда VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 чаралары кысаларында Татарстан Республикасы көннәре Дәүләт симфоник оркестры концерты белән тәмамланды.
Кытай Халык Республикаына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Коммунистлар Партиясенең Хэйлунцзян провинциясе комитеты Секретаре Чжан Цинвэй белән очрашты.