Яңалыклар

18.06.2019

Бүген Төмәнгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль нейрохирургия үзәгендә булды. Аны Үзәкнең баш табибы Альберт Суфианов һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков озата йөрде.

2010 елда ачылган бу Үзәк Төмәннең «Медицина шәһәрчеге» составына керә, үз территориясендә берничә медицина учреждениесен һәм медицина хезмәткәрләре өчен торак комплексын берләштерә.   

17.06.2019

Бүген Татарстан делегациясенең Төмәнгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төмән өлкәсе Губернаторы Александр Моор Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Документ киләчәктә тотрыклы һәм озак сроклы нигездә ике якның багланышларын үстерүне күз алдында тота.   

17.06.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәнгә эш сәфәренә килде. «Рощино» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Төмән өлкәсе Губернаторы Александр Моор каршы алды. 

Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Моор Татарстан Республикасы белән Төмән өлкәсе арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә төбәкара хезмәттәшлек турында килешү имзалаячаклар.  Документ тотрыклы һәм озак сроклы нигездә ике якның багланышларын үстерүне күз алдында тота.   

17.06.2019

Харбинда VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 чаралары кысаларында Татарстан Республикасы көннәре Дәүләт симфоник оркестры концерты белән тәмамланды.

17.06.2019

Кытай Халык Республикаына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Коммунистлар Партиясенең Хэйлунцзян провинциясе комитеты Секретаре Чжан  Цинвэй белән очрашты.

17.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Харбин шәһәрендә VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 эше белән танышты һәм Хэйлунцзян провинциясенең берничә предприятиесендә, шул исәптән «Corner» Харбин фәнни-техник компаниясендә һәм «Wondersun diary» Хэйлунцзян сөт җитештерү компаниясендә булды.

17.06.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына визиты кысаларында Хэйлунцзян провинциясе Губернаторы Ваном Вэньтао белән очрашты. Анда шулай ук Россиянең Шэньян шәһәрендә Генераль консулы Сергей Черненко катнашты. 

17.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына  VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019  чараларында катнашу максатыннан килде. Күргәзмә Хэйлунцзян провинциясе башкаласы Харбин шәһәрендә уза. Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, "Ак Баср" ГАҖ идарәисе рәисе Зөфәр Гәрәев, ТР Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм башкалар бар. 

Иртән Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Ван Вэньтао белән очраша. Әлеге очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Хэйлунцзян Халык хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалана. Шуннан ике җитәкче дә «Татарстан – Хэйлунцзян» эшлекле форумында катнашачак.

Төштән соң Рөстәм Миңнеханов Харбинның Халыкара күргәзмә үзәгендә VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 мәйданчыгында булырга һәм берничә эшлекле очрашу уздырырга планлаштыра. Моннан тыш, Corner Харбин фәнни-техник компаниясе һәм Wondersun diary Хэйлунцзян сөт җитештерү компаниясе белән танышу планлаштырылган.

 

16.06.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин  бүген  көннең икенче яртысында “Казан” гаилә үзәгендәге мәйданчыктан Red Bull Air Race авиашоуны карады.

16.06.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин  бүген Чаллыда Сабантуй бәйрәмендә катнашты.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев озатуында ТР Хөкүмәте башлыгы милли стильдә бизәлгән,татар халкы көнкүрешен күрсәтүче “Әкият” һәм “Авыл” мәйданчыкларын карады, шулай ук алар халык һөнәрчелеге ярминкәсе белән таныштылар.

Битләр: << 831 832 833 834 835 836 837 838 ( 839 ) 840 >>