Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко эш сәфәренә килде. «Казан» аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстандагы "Ангрен" ирекле икътисадый зона территориясендәге резинотехник эшләнмәләр заводы директоры Гуломжон Ибраһимов белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Вайлдберриз» интернет-кибетенә нигез салучысы һәм генераль директоры Татьяна Бакальчук белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Никольское авылына эш сәфәре барышында «Кәүсәр» ит эшкәртү комплексы эшчәнлеге белән танышты.
Бу мәйданчык «Кәүсәр» авыл хуҗалыгы кулланучылары агрологистика кооперативының инвестицион проектын гамәлгә ашыру кысаларында ачылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Анда ул капремонтан соң «Столбище» полиция бүлеге бинасын ачты. Аны Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренә һәм участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды.
Автомобильләр республика бюджеты исәбенә "2014-2020 елларда иҗтимагый тәртипне тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору" Татарстан Республикасы дәүләт программасы буенча сатып алынган.
Татарстан Республикасында соңгы 5 ел эчендә мәгариф инфраструктурасын камилләштерү буенча саллы чаралар күрелде – 16 мең укучыга 33 мәктәп, якынча 22 мең урынлык 150 балалар бакчасы төзелде, 711 мәгариф оешмасына капиталь ремонт ясалды. Бүген бу саннарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән хезмәткәләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында китерде. Киңәшмәнең төп темасы – «Тәрбия белем бирү сыйфатын арттыру факторы буларак».
Искәртәбез, быел Мәгариф һәм фән хезмәткәләренең традицион август киңәшмәсе «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә уза.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре предприятиеләр, педагогика һәм фән җәмәгатьчелеге, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.
Мәгариф һәм фән хезмәткәләренең август киңәшмәсе «Рәсми Татарстан» сайтында (www.tatarstan.ru) онлайн режимда трансляцияләнәчәк. Киңәшмәнең төп темасы – «Тәрбия белем бирү сыйфатын арттыру факторы буларак».
Киңәшмәне «Рәсми Татарстан» сайтының төп битендә карарга мөмкин булачак.
Киңәшмә 2019 елның 15 августында 11.00 сәгатьтә башлана.
Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак (Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасында кыска вакытлы эш сәфәрендә.
Төркиядә вакытта Рөстәм Миңнеханов Стамбул мэриясенең Florya Sosyal Tesisleri социаль объектлар комплексында – парк зонасында, җәмәгать туклануы зонасында һәм башкаларда булды.
Татарстан ата-аналарының алимент буенча гомуми бурычы 2,8 млрд сумнан артып китә. Бу санны бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның баш суд приставы Игорь Безуевский атады.