Яңалыклар

11.06.2019

Бүген А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы территориясендә “Ингушетия “ 21631 проектының кече ракета корабы сериясеннән сигезенчесен суга тәшерү тантанасы узды.  

Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуров, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы һәм Хәрби-диңгез флоты вәкилләре катнашты.

11.06.2019

Татарстан Республикасы Петербургта үткән Халыкара икътисади форумында барлыгы 75 млрд сумга 31 килешү имзалаган. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Хөкүмəт йотында узган брифингта сөйлəде.

11.06.2019

Германиянең Лейпциг шәһәрендә көзгә кадәр Татарстан Республикасы вәкиллеге ачылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кəримов Хөкүмəт йотында узган брифингта сөйлəде.

11.06.2019

Татарстан Россия төбәкләрендә инвестицион климаттагы милли рейтингта беренче урынга күтәрелергә тырышачак. Бу хакта Татарстанның Икътисад министры урынбасары Индира Киреева Хөкүмəт йотында узган брифингта сөйлəде.

09.06.2019

Бүген Казанда Идел буе Дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2019” Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсының ябылу тантанасы узды.

Тантанада ТР Премьер-министры  Алексей Песошин, ТР Министрлар Кабинеты  Аппараты  җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча баш идарәсе җитәкчесе Михаил Черников катнашты.

09.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Новосибирск өлкәсе Губернаторы Андрей Травников һәм РФнең Себер федераль округында вәкаләтле вәкиле Сергей Меняйло "Федераль Сабантуй - 2019" татар халык бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәм мәйданы Обь елгасының төзекләндереләгән яр буенда урнашты. Ачу тантанасында кунакларга Сабантуй тарихы һәм гореф-гадәтләре турында театраль пролог тәкъдим ителде. 

Аннары Сергей Меняйло, Андрей Травников һәм Рөстәм Миңнеханов бйәрәмдә катнашучыларны сәламләделәр. Татарстан Президенты Новосибирск өлкәсендәге татар җәмәгатьчелегенең аеруча лаеклы вәкилләренә ТР дәүләт бүләкләре тапшырды. 

09.06.2019

Бүген Новосибирск өлкәсе администрациясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән өлкә Губернаторы Андрей Травников белән очрашу узды. Ике төбәк җитәкчесе Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзалады. 

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Андрей Травниковка Федераль Сабантуйны оештырудагы ярдәме һәм өлкәдәге татар иҗтимагый оешмаларына ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, бу милләтара мөнәсәбәтләре ныгуга ярдәм һәм бәйрәм югары дәрәҗәд узачагына ышануын белдерде. 

09.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Новосибирск шәһәренә эш сәфәре кылса, анда ул "Федераль Сабантуй - 2019" татар милли бәйрәмендә катнашырга ниятли. 

Өлкә администрациясендә Татарстан Президенты Новосибирск өлкәсе Губернаторы Андрей Травников белән очрашты. Татарстан делегациясе составында Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйлметдинов, ТР Премьер-министры урынбасары, "Милли Шура" милли советы рәисе Васил Шәйхразыев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин бар. ТР Түбән Кама районы быел Татарстан Республикасыннан Федераль Сабантуйда оештыручы. 

Очрашуда ике төбәк мөнәсәбәтләрен үстерү турында һәм хезмттәшлек турында килешү имзалау турында сүз барды. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Травников Обь елгасының төзекләндерелгән ярында оештырылган Сабантуй бәйрәменә юнәлделәр. 

08.06.2019

Татарстан Республикасы Президенты РөстәмМиңнехановның 2019 елгы Сабантуй бәйрәмендә катнашучыларны һәм аның кунакларын сәламләве.

07.06.2019

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Германиянең федераль җире Саксония Премьер-министры Михаэль Кречмер белән очрашу уздырды.

Әңгәмә Петербург халыкара икътисадый форумы-2019 киңлекләрендә узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов да катнашты. 

Битләр: << 811 812 813 814 815 816 ( 817 ) 818 819 820 >>