Татар спектакльләре Франциянең Mezzo каналында октябрь ае дәвамында күрсәтеләчәк

17.09.2019

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов театрда куелган татар спектакльләре Франциянең Mezzo каналында бер ай дәвамында күрсәтеләчәген әйтте. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте йортында үткән 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта сөйләде.

“Классик музыканы пропагандалаучы Франциянең Меццо каналы 65 илгә трансляцияләнә. Анда безнең театр турында тапшыру цикллары күрсәтеләчәк. “Шүрәле”, “Җәлил”, “Алтын Урда” спектакльләре кергән.

Шулай ук каналда Казан шәһәре, театр турында да күрсәтеләчәк. Бу – октябрь дәвамында күп тапкыр дәвам ителәчәк тапшыру”, - диде ул.

Рәүфәл Мөхәммәтҗанов  шулай ук 2020 елда  “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале классик музыка башкару өчен дөньядагы иң дәрәҗәле мәйданчыкларның берсе – Нью-Йоркның Карнеги-холл концертлар залында күрсәтеләчәк, дип сөйләде.

“Америка белән мөнәсәбәтләрне беләсез, әмма бернәрсәгә дә карамастан, без бу идеяне чынга ашырырга тырышабыз. Билетлар бу айда сатуга чыгачак, минималь билет бәясе – 18 доллар, иң кыйммәте – 100 доллар”, - диде ул.

Казанда исә әлеге фестиваль 28-29 ноябрьдә куелачак. “Без өч ел дәвамында башкарган эшләребезне тәкъдим итәчәкбез. Шул өч фестивальнең иң яхшы репертуарлары быелгы программага керәчәк”, - дип билгеләде Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.
 


 


“Татар-Информ” МА