Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелде.
Татарстан Предприятиеләренә гамәлгә кертелергә мөмкин тәкъдимнәр каралды. Утырышта Казахстан делегациясе вәкилләре дә катнашты.
РФ Идел буе федераль округы убъектларының закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе эшчәнлеге округ парламентлары арасында элемтәне ныгытуда, закон чыгару өлкәсендә тәҗрибә белән уртаклашуда һәм яңа методларны чыгаруда мөһим җиһаз булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ассоциациянең Иннополиста узган пленар утырышында белдерде.
Бүген «ТАИФ» АҖ Директорлар советы утырышында «ТАИФ» АҖ генераль директоры итеп Руслан Шиһабетдинов сайланды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча Директорлар советы рәисе итеп янәдән «ТАИФ» АҖ җитештерү- коммерция эшчәнлеге буенча урынбасары Рөстәм Сүлтиев сайланды.
Альберт Шиһабетдинов «ТАИФ» АҖ генераль директорының стратегик үсеш буенча киңәшчесе итеп билгеләп куелды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» АҖ акционерларының чираттагы еллык гомуми җыелышында катнашты, анда ТАИФ компанияләр төркеменең һәм акционер җәмгыятьнең 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.
«ТАИФ» АҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов ТАИФ компанияләр төркеменең һәм акционер җәмгыятьнең 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында нотык сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сыйфатлы һәм имин автомобиль юллары челтәрен булдыру турында" мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты.
Утырыш Зур Кремль сараенда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.
Утырышта эш төркеменең юл төзелеше нәтиҗәлеген үстерү, юл ремонты сыйфатын, юл хәрәкәтен оештыруны яхшыртуга юнәлтелгән тәкъдимнәре турында сүз барды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Сетевая компания” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты.
Бу чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин яңа подстанция -110 кВлы “Порт” подстанциясе ачылышында катнашты (Казан, Ш.Камал ур. 2).
Яңа беренче цифрлы подстанция, 1957 елда файдалануга тапшырылган шул ук исемдәге подстанциягә алмашка булдырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскүдә Халыкара су спорт төрләре федерациясенең (FINA) башкарма директоры Корнель Маркулеску белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы белән FINA арасында уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм хезмәттәшлекне дәвам итү турында сүз барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш белән Мәскәүдә.
Сәфәренең төп максаты - "Сыйфатлы һәм имин автомобиль юллары челтәрен булдыру турында" мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашу.
Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, ТРда наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Халыкара наркотиклар куллануга һәм аның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.