Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 82%ка үтәлгән. Программа кысаларында барлыгы 42 муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йорт ремонтланырга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Киңәшмәне ачып Рөстәм Миңнеханов барысын да Республика көне белән котлады.
Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм бөтен татарстанлыларны Республика көне белән котлады.
"Чын күңелдән Сезне һәм тугандаш Татарстан халкын Республика көне белән котлыйм, - диелгән Казан Кремленә юлланган котлау телеграммасында. - Безнең борынгыдан һәм тугандашлык элемтәләренә нигезләнгән хезмәттәшлегебез Төркия-Россия мөнәсәбәтләренең мөһим өлеше".
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәмнәребезнең иң әһәмиятлесе –Республика көне уңаеннан тәбрик итәм.
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек иҗтимагый тормышка тагын да җанлану, аерым бер күтәренкелек өстәде. Татарстанның үткәне мисалында кешеләрнең үз алларына ачык һәм күркәм максатлар куеп берләшүе, аларның хезмәте икътисадый үсеш, тормышны яхшырту, иҗтимагый яшәешнең мөһим нигезен тәшкил иткән бай мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү өчен шартлар тудыруын ачык күрергә була.
Бүген Казанга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров каршы алды.
Игорь Комаровның эш сәфәренең максаты – Республика көненә багышланган тантаналарда катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр бәйгесендә җиңүчеләргә яңа хезмәт автомобильләреннән ачкычлар тапшырды.
Чара Казанда "Пирамида" комплексында узды.
Дәүләт һәм җәмгыять хезмәт кешесенең абруен күтәрү өчен активрак ярдәм күрсәтергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә иң лаеклы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә «Том Сойер Фест» (Калинин ур., 12) җәмәгать проекты кысаларында реставрацияләнгән агач йортта булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа «Замбези елгасы» Казан зоопаркында булды. Бүгенгә объектта төзелеш эшләре тәмамланган. Хайваннар өчен вольерлар буш әле: аларны бер атнадан китерәчәкләр.
Рөстәм Миңнеханов зоопарк территориясен, вольерларны карап чыкты. Казан зооботбакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов хәбәр иткәнчә, «Замбези елгасы»нда Африкадан китерелгән хайваннар гына яшәячәк. Шулай ук ул булачак ял паркын төзекләндерү һәм дару үләннәре ботан бакчасын кору планнары турында да сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан табибларына ашыгыч медицина ярдәме машиналары һәм күчмә медицина комплекслары ачкычларын тапшырды. Быел барысы 187 автомобиль бирелде.
Тантана башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов яңа техниканы карап чыкты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы җитәкчелеге, уенчылары һәм тренерлары штабы белән очрашты. Очрашу Континенталь Хоккей Лигасының чираттагы чемпионаты башланыр алдыннан узды, анда «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, «Ак Барс» президенты Наил Маһанов, «Ак Барс» ХК баш тренеры Дмитрий Квартальнов һәм «Ак Барс» ХК генераль менеджеры Рафик Якубов катнашты.
Очрашу «Татнефть Арена» спорт комплексында узды. Монда Рөстәм Миңнехановка спортчылар өчен яңартылган бүлмәләрне күрсәттеләр.