Яңалыклар

30.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Драйлок Текнолоджиз» компаниясен гамәлгә куючы һәм генераль директоры Барт ван Малдерен белән очрашу уздырды.  

Искәртәбез, 2017 елдан «Алабуга» МИЗ территориясендә  гигиеник продукция җитештерү буенча «Драйлок Текнолоджиз» заводы эшли.  

30.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Uros ИТ-компаниясе (Финляндия) җитәкчелеге белән очрашты. 

29.09.2019

Бүген "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә «Цифрлы алгарыш» бөтенроссия конкурсының финалына нәтиҗәләр тантаналы рәвештә чыгарылды. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростов өлкәсе Губернаторы Василий Голубев, Саха Республикасы Башлыгы Айсен Николаев һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» КАБО генераль директоры Алексей Комиссаров катнашты. 

29.09.2019

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов бүген Татарстанга килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алдылар. 

29.09.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны Машиналар төзү көне белән котлады.

28.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең цифрлы эфир телевидениесенә бөтенләй күчүенә багышланган тантанада катнашты. Бу тантана «Казан» гаилә үзәге мәйданчыгында узды.

Искәртәбез, Татарстан Республикасында һәм тагын илнең 20 төбәгендә федераль телеканалларның аналог телетапшырулары 14 октябрьдә туктатылычак.

28.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Golden Brick Capital Management Limited һәм China Environmental Energy Holdings, Ltd. инвестицион компаниясенә нигез салучы Билли Нгок белән очрашты. Очрашуда Red Star спорт-күңел ачу төркеменең өлкән вице-президенты һәм генераль менеджеры Скотти Макферсон да катнашты. 

28.09.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов СССР Халык артисты Марк Захаров вафат булуы сәбәпле кайгы уртаклашты. Рөстәм Миңнеханов аның кызы Россиянең Халык артисты Александра Захаровга телеграмма юллады. 

28.09.2019

Республикада бер атнада 1,4 мең гектар җирдә бәрәңге, 500 гектарда яшелчә җыелган, 256 мең тонна шикәр чөгендере казып алынган. Шулай ук Татарстан заводлары бер атнада 20,4 мең тонна шикәр комы җитештергән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

28.09.2019

Татарстанда күп фатирлы йортларга капремонт 94%ка үтәлгән. 2019 елда барлыгы 42 муниципаль берәмлектә 942 торак объектын яңарту каралган.  Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Битләр: << 811 812 813 814 ( 815 ) 816 817 818 819 820 >>