Яңалыклар

05.06.2019

Быел республиканың торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлыкта 1 178 000 кеше катнашкан. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстаның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде.

05.06.2019

Быел ТРда экологик ике айлык 6,7 мең хокук бозу очрагын ачыклаган, бу узган елга караганда 10%ка күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

05.06.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Мактау ордены белән бүләкләнде. Югары бүләк “хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте” өчен бирелде. Тиешле указны быел март ахырында Россия Президенты Владимир Путин имзалаган.

05.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең икътисад буенча статс-секретаре Мари-Габриэль Инайхен-Фляйш ханым җитәкчелегендәге ил делегациясе белән очрашу уздырды.

05.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган А.С. Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә булды. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов озата йөрделәр. 

05.06.2019

Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде. Тиешле указны бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. 

05.06.2019

Бүген Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасы мәгъүматлаштыру һәм элемтә министры итеп билгеләнде. Тиешле указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. 

04.06.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Мәскәүдә эш сәфәрендә булды. Анда ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның РФ Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшәмсендә катнаштыю Киңәшәмнең төп темасы - 2019 елның 1 июленнән гражданнарга торак төзелешендә эскроу счетларны куллану.

04.06.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2019” Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсының тантаналы ачылышында катнашты. Бу чара Идел буе Дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында узды.

Тантанада шулай ук ТР Министрлар Кабинеты  Аппараты  җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Кузин катнашты.

04.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның  Галиев мәчетендә Рамадан ае тәмамлану белән Ураза гаетенең җәмәгать намазында катнашты.   

Бәйрәм вәгазен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау  телеграммасын укыды.

Битләр: << ( 821 ) 822 823 824 825 826 827 828 829 830 >>