Яңалыклар

01.09.2019

Кадерле татарстанлылар!

Хөрмәтле укытучылар!

Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.

31.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Чистайда "Камалия" тәрбия үзәгендә булды. 

"Камалия" үзәге 1847 елда төзелгән тарихи бинада урнашкан. 

Бүген бина мәйданы 550 кв. метр тәшкил итә, анда бер вакытта 200 кеше шөгыльләнә ала. Үзәкнең эшчәнлеге театраль сәнгать, робототехника, ИТ-технологияләр, ораторлык осталыгы, балалар сәнгате, чит телләр өйрәнүгә юнәлдерелгән. 

 

31.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә шәһәрнең чистарту корылмаларын төзекләндерү барышы белән танышты. Аны Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагуманов, "ТР Газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженер челтәрләрен үстерү фонды" генераль директоры Җәүдәт Миңнеәхмәтов озата йөрделәр. 

31.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында «Татнефть» ГАҖнең яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсын ачу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагуманов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «КазМунайГаз» НК АҖ идарәсе рәисе урынбасары – финанс директоры Даурен Карабаев һәм башкалар катнашты.   

31.08.2019

Татарстан нефтьчеләре һәм газчылары ватаныбыз нефть-газ сәнәгате үсешенә гаять зур өлеш керттеләр. 75 елдан артык Татарстан Россиянең нефть эшкәртүче төп регионнарының берсе, кадралар үстерүче, уникаль технологияләрне гамәлгә кертүче үзәк булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре Көне һәм Шәһәр көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада белдерде. 

31.08.2019

Бүген Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кванториум» балалар технопаркында булды. Анда бу көннәрдә «АгроНТИ – 2019» VII Бөтенроссия конкурсы уза.

 

31.08.2019

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш визиты белән килде. Визитның төп максаты - нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне кысаларында үткәрелгән чараларда катнашу.

 

31.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады.

«Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Хөрмәтле тармак ветераннары! Татарстан Республикасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм", - диелгән котлау текстында.

30.08.2019

Кытай Халык Республикасы Хунань провинциясенең Халык Хөкүмәте Губернаторы Сюй Дачжэ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның күп милләтле халкын Республика Көне белән котлыды.

"Татарстан Республикасына чәчәк атуын, көч-куәт, халкына сәламәтлек һәм бәхет, безнең арада мәңгелек дуслык телим", - диелгән котлау телеграммасында. 

Көн дәвамында Татарстан Республикасы Көне белән котлаулар килеп торды. 

30.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының ИФОда Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казан циркында "Төп геройлар - 2019" илкүләм балалар премиясен тапшыру танатанасында катнаштылар. 

Битләр: << ( 811 ) 812 813 814 815 816 817 818 819 820 >>