Яңалыклар

07.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Саксония Премьер-министры Михаэль Кретчмер белән очрашты.

Яклар үзара хезмәттәшлек перспективалары һәм төбәкара дәрәҗәдә якынлашу адымнары турында фикер алыштылар.  

06.06.2019

Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларындаРоссия Федерациясе Дәүләт Советының консультатив комиссиясенең "Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру: региональ бюджетларның мөмкинлекләре һәм тотрыклыгы" мәсьәләсе буенча чираттагы утырышы узды.  

Утырышны Россия Федерациясе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко үткәрде. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

06.06.2019

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Google вице-президенты Меир Бранд белән очрашуы узды. Очрашуда Татарстанда "Бизнес-класс" мәгариф программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сүз барды. 

Меир Бранд билгеләгәнчә, Татарстан проектны гамәлгә ашыру Россиянең башка төбәкләрендә дә аны оештыруга этәргеч бирә. 

06.06.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумының беренче көнендә берничә килешү имзалады. 

 

06.06.2019

Бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында Татарстан Хөкүмәте белән "Росгеология" АҖ арасында хезмәттәшлекне үстерү турында килешү имзаланды. 

Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Росгеология" АҖ генераль директоры Сергей Горьков куйдылар. 

06.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимовның Россия Инновацион регионнары ассоциациясе регионнарына кергән төбәкләр губернаторлары белән осрашуында катнашты. 

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. 

06.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә әһәмиятле килешү имзалану чарасында катнашты. 

Документлар Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында имзаландылар. 
 

06.06.2019

Бүген ПМЭФ-2019 кысаларында Республики Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярск крае губернаторы Александр Усс белән очрашты.

Яклар киләчәктә дә  төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

06.06.2019

Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәле каршында гадәттәгечә Пушкинның туган көне уңаеннан шигъри митинг узды.

Анда республика җәмәгатьчелеге һәм иҗади интеллигенция вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре, мәктәп укучылары һәм студентлар җыелды.

06.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерландның Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Рене Джонс-Бос белән очрашты.

Очрашу Санкт-Петербургда Петербург халыкара энергетика форумы-2019 узды.

Битләр: << 811 812 813 814 815 816 817 818 ( 819 ) 820 >>