Алексей Песошин Теләче район советы утырышында катнашты

18.09.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Теләче район Советының чираттан тыш утырышында катнашты.

Татарстанның Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов үз эшеннән китте.

Депутатларга Илдус Зарипов, башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән эштән китү турында гариза язганы турында хәбәр иттеләр. Мәсьәләне район Советы депутатлары тавышка чыгардылар. Соңгылары район башлыгының отставкасын хупладылар.

“Илдус Фатихович кандидатурасы Татарстан Президенты тарафыннан республиканың Лаеш районы башлыгы постына тәкъдим ителде”, — дип хәбәр итте Алексей Песошин.

Ул Илдус Зарипов җитәкчелегендә Теләче районының социаль-икътисади үсеш уңышларын билгеләп үтте. Шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Зариповка республиканың атказанган икътисадчысы исемен бирү турында игълан итте.

Аннары Алексей Песошин ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов кандидатурасын Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы вазифасына тәкъдим итте.

 “Бүгенге көн тәртибендәге чираттагы пункт булып, депутатларга Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы турындагы мәсьәләне карарга кирәк булачак. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын Нәҗип Хаҗиповка йөкләү турында тәкъдим кертәм”, -диде  Алексей Песошин.

Депутатлар бертавыштан Нәҗип Хаҗипов кандидатурасын хупладылар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. “Татар-Информ” МА материаллары файдаланылды.