Михаил Афанасьев Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкарачак

18.09.2019

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән район Советының 50 нче сессиясендә катнашты. Көн тәртибенә Яшел Үзән мэры һәм Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгинның вакытыннан алда вәкаләтләре тукталу мәсьләсе куелган иде.

Александр Тыгин башка эшкә күчә – ул хәзер Татарстан Дәүләт Советы депутаты. Мәсьәләне район Советы депутатларын тавыш бирүгә чыгарды, алар район башлыгының отставкасын хуплады.

Яшел Үзән районы башлыгы һәм Яшел Үзән мэры постын Александр Тыгин 2013 нче елның сентябреннән били. 2019 елның сентябреннән - VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты.

Яшел Үзән районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен Александр Тыгин  “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнде.

Үз чиратында Александр Тыгин коллегаларына рәхмәт белдерде һәм районның яңа җитәкчесенә ярдәм итәргә чакырды.

Аннары алексей Песошин депутатларга Татарстанның Лаеш районының элеккеге башлыгы Михаил Афанасьевны  Яшел Үзән районы җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп тәкъдим итте.

Депутатлар бу тәкъдимне хупладылар.

“Татарстан Президенты кушуы буенча мин сезнең белән. Район башлыгы булып 9 ел эшләү миңа билгеле бер тәҗрибә бирде. Яшел Үзән районы, әлбәттә, зуррак территория һәм зур эш күләме. Депутатларга, предприятие җитәкчеләренә, сәнәгатьчеләр һәм авыл җирлекләре башлыкларына таянып, без эшне дәвам итәчәкбез, җиңәчәкбез һәм алга барачакбыз дип уйлыйм. Безнең бурыч бер генә һәм гади —ул да булса кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен эшләү”, - диде Михаил Афанасьев.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.