Рөстәм Миңнеханов Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Эли Исаев белән очрашты

17.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Эли Исаев белән очрашты. 

Яклар республиканың финанс-бюджет системасын үстерү мәсьәләләрен карадылар, шулай ук Татарстан белән Федераль казначылык арасындагы киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. 

Искәртәбез, бу көннәрдә Казанда Федераль казначылыкның бөтенроссия территориаль органнары киңәшмәсе уза. Төп тема – ведомствода эчке контрольне һәм аудитны оештыру.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.