ТР Хөкүмәте йортында яңа театраль сезон ачылуга багышланган брифинг узды

17.09.2019

Евгений Шварц пьесасы буенча куелган яңа “Дракон” спектакле Качалов театрында барган иң “үткен” спектакльләрдән санала. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган  2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта Качалов театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский сөйләде.

“Дракон” пьесасы узган гасыр уртасында языла. Шуңа карамастан  ул заманча санала, анда хәзерге җәмгыять өчен дә актуаль булган катлаулы социаль-сәяси мәсьәләләр күтәрелә.

Премьерага билетлар сатылып беткән инде. “Дракон” спектакле яңа сезонда 16 октябрьдә күрсәтеләчәк.

 


“Татар-Информ” МА