Рөстәм Миңнеханов Марат Җәббаровны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләде

18.09.2019

Бүген Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. 

Бүгенге көнгә кадәр ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкарган Марат Әхмәтов Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануы сәбәпле, вазифадан азат ителде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.