Татарстан Президенты: Эчке һәм тышкы туризм буенча туроператорларның финанс гарантияләрен шактый арттырырга кирәк

04.10.2019

Эчке һәм тышкы туризм буенча туроператорларның финанс гарантияләрен шактый арттырырга кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Эчке һәм тышкы туризмны үстерү Советы утырышында хәбәр итте. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов – әлеге Совет эш төркеменең рәистәше.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, хәзерге вакытта туроператорларның финанс гарантиясенең минималь күләме барлыгы 500 мең сум тәшкил итә. Туристларны кабул итүче компанияләрнең исә акча әйләнеше ун һәм хәтта йөз миллионнардан артып китә. «Туроператор банкротка чыккан очракта, иминият түләүләре еш кына туристлар югалтканны кире кайтарырга да җитми», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул тагын билгеләп үткәнчә, тиз үсүче туризм тармагы федераль закон нормаларын камилләштерүне таләп итә. Экскурсоводларның, гид-тәрҗемәчеләрнең, инструктор-озата йөрүчеләрнең эшчәнлеген хокукый җайга салу булмаганга күрә, туризм базарында компетенциясе булмаган белгечләр барлыкка килүгә, хезмәт күрсәтүләрнең сизелерлек начараюына, ә кайбер очракларда туристларның иминлек дәрәҗәсе кимүгә китерә. «Законнар дәрәҗәсендә экскурсоводларның, гид-тәрҗемәчеләрнең, инструктор-озата йөрүчеләрнең мәҗбүри аттестациясен кертү, шулай ук хокук саклау органнары ягыннан бу юнәлештә тикшереп тору таләп ителә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, туризм тармагына бүген югары квалификацияле кадрлар кирәк. Ел саен округның мәгариф учреждениеләре төрле юнәлештәге 3 меңләп белгеч чыгара. «Шуңа бәйле рәвештә быел Татарстанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча илкүләм һәм дөнья чемпионаты уздырган чорда бу мәсьәлә аеруча актуаль булды», - диде ТР Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.