Татарстанда туризм тармагын үстерү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Эчке һәм тышкы туризмны үстерү Советы утырышында сөйләде. Утырыш Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә Казан Ратушасында узды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов – әлеге Совет эш төркеменең рәистәше.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, берничә ел буена республикда туристларны җәлеп итү артсын өчен комплекслы эш башкарыла: кунакханәләр, хостеллар, ял итү базалары һәм кунакчыллыкның башка объектлары төзелә, шулай ук заманча транспорт һәм юллар инфраструктурасы булдырыла.
Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, 2013 елда Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиадасын уздырганнан соң Туризм буенча дәүләт комитеты төзү турында карар кабул ителгән. Шул еллар эчендә Татарстанга туристлар агымы 2 мәртәбә диярлек арткан. Үткән ел йомгаклары буенча бу сан 3,7 миллионга җиткән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан шәһәренә килүче кунаклар саны анда яшәүче халык саныннан 2,5 мәртәбәгә артыграк.
Мәдәни мирас объектларын торгызу буенча масштаблы эш туристларны җәлеп итүдә җитди адым булды, диде Татарстан Президенты. Бүген Татарстанда 5 меңнән артык объект дәүләт саклавында. Өч объект ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде: Казан Кремле, Бөек Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрендәге Успенья соборы. «Төп эшләрне, билгеле инде, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендәге “Яңарыш” республика фонды гамәлгә ашырды», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Җәмәгать киңлекләре Татарстанга туристларны җәлеп итү өчен яңа нокталар булды, диде Татарстан Президенты. Соңгы 4 елда федераль һәм республика программалары буенча 328 объект төзекләндерелде: парклар, скверлар, бульварлар һәм яр буйлары.
Моннан тыш, Татарстанда туризмның перспектив төрләре – медицина һәм мәгариф юнәлешләре дә үстерелә. Республиканың югары технологияле медицина үзәкләре Россиядән генә түгел, чит илләрдән дә туристлар кабул итә. Тагын республикада 14 меңләп чит илләр студентлары белем ала.
«Тагын бер мөһим юнәлеш – хәләл-туризм. Хәзер үк инде Татарстанга Берләшкән Гарәп Әмирлелкәреннән, Ираннан, Малайзиядән туристлар килә. Алар өчен хәләл нигезләрдә эшләүче рестораннар, кунакханәләр, медицина үзәкләре ачыла. Үткән ел Бөек Болгарда яңа биш йолдызлы “Кол Гали” кунакханәсе эшли башлады, ул да туристларны җәлеп итә», - диде ТР Президенты.
Бүген шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы белән уңышлы хезмәттәшлекге өчен» Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозовка «Дуслык» орденын тапшырды.