Рөстәм Миңнеханов Россиядә туризмны үстерү буенча юнәлеш министрлыгы булдырырга тәкъдим итте

04.10.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә туризмны үстерү буенча юнәлеш министрлыгы булдырырга тәкъдим итте.    Әлеге тәкъдимне Татарстан Республикасы Президенты Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Эчке һәм тышкы туризмны үстерү Советы утырышында хәбәр итте. Утырыш Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә Казан Ратушасында узды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов – әлеге Совет эш төркеменең рәистәше.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә туризм өлкәсендә дәүләт сәяәсәтен гамәлгә ашыру вазыйфалары Россия Мәдәният министрлыгыннан Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгына тапшырылган. «Бу – мөһим адым, һәм ул, туризмны,  икътисад тармагы буларак, дәүләт дәрәҗәсендә системалы аңлауны белдерә. Безнеңчә, башка алга киткән илләрдәге кебек, аерым дәүләт хакимияте органы – туризмны үстерү мәсьәләләре буенча министрлык булдыру зарурияте өлгерде», - диде ТР Президенты.

Ул хәбәр иткәнчә, Идел буе федераль округы төбәкләрендә туризм өлкәсендә дәүләт идарәсе вазыйфаларын гамәлгә ашыруда төрлелек күзәтелә. Бу өлкәдә мөстәкыйль башкарма хакимият органы ике төбәктә генә оештырылган: Татарстан Республикасында һәм Саратов өлкәсендә. Калган субъектларда туризмны үстерү күп тармаклы министрлыклар һәм алар буйсынуындагы учреждениеләр тарафыннан гамәлгә ашырыла.

«Без туризмның бүген төбәкләребез икътисадын үстерү өчен перспектив юнәлеш булуын аңларга тиешбез, ул гаять зур потенциалга ия һәм бездән кеше һәм финанс ресурсларын кертүне таләп итә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, быел сентябрь аенда Россиядә 2035 елга кадәр Туризмны үстерү стратегиясе расланды. Хәзерге вакытта Идел буе федераль округы субъекталарында төбәк программалары кабул ителгән.

Тагын округ төбәкләре «2011-2018 елларга Россия Федерациясендә эчке һәм тышкы туризмны үстерү» федераль максатчан программасы чараларын кабул иттеләр. Аның кысаларында Удмуртиядә, Чувашиядә, Татарстанда һәм Оренбург өлкәсендә туризм-рекреацион кластерлары булдырылган. 2019-2025 елларга федераль максатчан программа концепциясенә биш төбәкнең – Татарстанның, Башкортостанның, Чувашиянең, Түбән Новгород һәм Оренбург өлкәләренең проектлары кертелгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.