Рөстәм Миңнеханов: Без укытучыларыбызның Татарстан мәгрифенең югары сыйфатын тәэмин итүдәге казанышларын югары бәялибез

03.10.2019

Бүген республикада мәгарифнең яңа тармаклары – цифрлы мәктәп, полилингваль белем бирү һәм башка юнәлешләр актив үсә. Һичшиксез, Татарстан укытучылары бу эштә югары нәтиҗәләргә ирешерләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара укытучылар көненә багышланган тантанда хәбәр итте. Тантана Казанда  В.И.Ленин ис. МСКда узды. 

«Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйм! Бүген бу залда үз һөнәренең иң осталары җыелган. Үзегезнең фидакарь хезмәтегез һәм шәхси үрнәгегез белән сез укучыларыгызга киләчәгебез нигезләрен саласыз. Асылда киләчәк буынның язмышы нәкъ менә укытучыга бәйле, ә киләчәк буын исә республикабыз һәм илебез өчен җаваплылыкны үз өстенә алачак», - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан берничә ел рәттән мәгариф өлкәсендәге төрле күрсәткечләр буенча Россиядә беренче өчлектә бара. «Безнең укучыларыбыз WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионатларында зур җиңүләр яуладылар. Һичшиксез, монда сезнең өлешегез бик зур, хөрмәтле  педагоглар», - диде Татарстан Республикасы Президенты.  

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, уртак бурычыбыз – Татарстан укытучысы җәмгыятьтә заманча фикер йөртүче,  үз һөнәренең остасы булган, яңалыкларны кыю үзләштерүче һәм милли традицияләргә таянучы педагог урыныда булырга тиеш. 21 гасыр укытучысы – яңа бурычларга һәм өндәүләргә тиз ияләшеп китүче профессионал, диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикада мәгариф оешмаларының укыту-матди базасын ныгыту эше дәвам итәчәк. «Бу эш укытучыларның һөнәри үсешенә һәм педагог хезмәтенең абруен арттыруга һәм стимуллаштыруга ярдәм итәчәк», - дип белдерде ТР Президенты. 

«Без сезнең Татарстан мәгрифенең югары сыйфатын тәэмин итүдәге казанышларыгызны, җәмгыятьнең лаеклы гражданнарын тәрбияләүгә керткән өлешегезне, шулай ук республиканы социаль-икътисадый үстерүдәге тоткан ролегезне югары бәялибез», - диде Татарстан Президенты. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләрен Казан педагогика колледжы директоры Анфиса Җәләлова һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин алды. Тагын берничә педагог «Татарстан Республикасының Халык укытучысы» һәм «Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы» мактаулы исемнәренә лаек булды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.