Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль туризм агентлыгы (Ростуризм) җитәкчесе Зарина Догузова белән очрашты.
Очрашуда катнашучылар республикада туризм индустриясен үстерү, инфраструктураны камилләштерү мәсьәләләре, шулай ук төбәккә туристлар җәлеп итү чаралары турында фикер алыштылар.
Искәртәбез, былтыр Татарстанга якынча 3,4 млн. турист килеп киткән. Уртача әлеге күрсәткеч ел саен 8%ка арта.
Бүген Казанда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Эчке һәм тышкы туризм мәсьәләләре Советы утырышы узачак.