Татарстан Президенты Идел буе федераль округында туризмны үстерүнең перспектив юнәлешләрен билгеләде

04.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Эчке һәм тышкы туризмны үстерү Советы утырышында Идел буе федераль округында туризмны үстерүнең перспектив юнәлешләрен билгеләде. Утырыш Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә Казан Ратушасында узды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов – әлеге Совет эш төркеменең рәистәше.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округы экологик туризмны үстерү өчен бөтен мөмкинлекләргә дә ия. Округта 2,5 меңнән артык масус сакланылучы табигать территориясе, һәр төбәктә уникаль табигать объектлары бар.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, соңгы елларда Идел буе федераль округы төбәкләре балалар-яшүсмерләр туризмына да зур игътибар бирә, шул исәптән мәгариф турларына да. Даими пассажир поездлары базасында «Белемнәр вагоны» төбәкара проекты гамәлгә ашырыла, анда балалар өчен интерактив уку-укыту программалры булган махсус турлар уздырыла. Проект Самара өлкәсендә эшләнгән һәм бүген җиде төбәктә гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, округ субъектлары «Минем Россия» балалар туризмы буенча илкүләм программада катнашалар. 

«Татарстан Республикасында балалар төркемнәре сәяхәтен рәсмиләштерү процедурасын җиңеләйтү өчен сәфәрләргә чыгып китүне электрон рәвештә килештерү механизмы эшли. Бу балаларның сәяхәткә чыгып китү срокларын шактый кыскарта. Безнең бурыч – мәктәп балаларының сәфәрләргә чыгып китү процессын гади, аңлаешлы һәм имин итү», - диде ТР Президенты.

Тагын бер кызыклы юнәлеш – индустриаль туризм. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, округ төбәкләрендә бик күп сәнәгать объектлары тупланган.  Шулардан: Түбән Новгородта Горький автомобильләр заводы, «КАМАЗ» һәм  «Казан вертолетнлар заводы» Татарстан предприятиеләре, Самара өлкәсендә «Автоваз» һәм «Прогресс» ракета-космос үзәге, Пермь краенда «Форвард» велосипедлар заводы, Удмурт Республикасында «Калашников» концерны  һәм башкалар. «Мондый предприятиеләрдә булу балаларның киләчәк һөнәрләрен сайап алуга ярдәм итәргә мөмкин», - дип саный Татарстан  Президенты.

Ул искәрткәнчә, округта этнотуризмның махсус маршрутлары булдырыла. Шул исәптән – Башкортостандагы, Мордовиядәге, Удмуртиядәге һәм Татарстандагы атаклы маршрутлар. Аерым алганда, үткән ел Татарстанда «Тукай юлы» маршруты эшләтеп җибәрелде, анда туристларны татар халкының традицион көн итү рәвеше белән таныштыралар. 

Вакыйгалар туризмын үстерүдә федераль ярдәм кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Округ территориясендә ел саен 500 меңләп төрле дәрәҗәләрдәге чаралар уздырыла. Киров өлкәсендәге «Вяткада әкияти уеннар» фестивале, Татарстан Республикасында Спас ярминкәсе меңләгән Россия осталарын җәлеп итә. Шулай ук Сабантуй – татар һәм башкорт халыкларының яраткан бәйрәме Идел буе федераль округының төрле төбәкләрендә уздырыла.  

2021 елда Россия Федерациясендә электрон визалар системасын кертү Идел буе федераль округына туристлар агымын арттыруга ярдәм итәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов

Идел буе федераль округында туризм тармагын үстерү буенча уртак гамәлләрне җайга салу өчен Рөстәм Миңнеханов якындагы берничә елга Уртак чаралар килешүен һәм планын имзаларга тәкъдим итте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.