Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы муниципаль районнарының яңа билгеләп куелган җитәкчеләре белән очрашу уздырды.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов барысын да җаваплы вазыйфаларга билгеләп куелулары белән тәбрикләде һәм киләчәктә эшләрендә уңышлар теләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Коры җир гаскәрләре Баш командующие, армия генералы Олег Салюков белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров катнашты.
Бүген Игенчеләр сараенда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручыны билгеләделәр.
Марат Әхмәтов Дәүләт Советына депутат итеп сайланды һәм министрлык вазифасыннан китте. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы итеп Марат Җаббаров билгеләнде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзән район Советының 50 нче сессиясендә катнашты. Көн тәртибенә Яшел Үзән мэры һәм Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгинның вакытыннан алда вәкаләтләре тукталу мәсьләсе куелган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Ислам эшләре һәм иганәләр буенча баш идарәсе рәисе Мөхәммәд Мәтар Сәләм бин Әбид Әл Кааби белән очрашты.
Бүген Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Татарстанның Лаеш районының элеккеге башлыгы Михаил Афанасьев Яшел Үзән районы җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган район Советы утырышында билгеле булды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Теләче район Советының чираттан тыш утырышында катнашты.
Татарстанның Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов үз эшеннән китте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Эли Исаев белән очрашты.
Евгений Шварц пьесасы буенча куелган яңа “Дракон” спектакле Качалов театрында барган иң “үткен” спектакльләрдән санала. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта Качалов театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский сөйләде.