Яңалыклар

25.09.2019

Бүген Казанда VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче утырышы ачылды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнаша.   

25.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2-нче утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.  

24.09.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген РФ субъектларында һәм чит илләрдәге Татарстан вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

24.09.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белән очрашты.

24.09.2019

Иртәгә, 2019 елның 25 сентяберендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасы белән мөрәҗәгать итә. 

24.09.2019

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, “Татмедиа” АҖ директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров Татарстандагы шәһәр һәм район редакцияләренә 35 яңа автомобиль ачкычы тапшырды. Редакцияләрнең автопаркын тулыландыру Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды. Моның өчен 22,5 млн сум бүлеп бирелде.

24.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан табибларына ашыгыч ярдәм машиналары ачыкычларын тапшырды. Барлыгы республика муниципаль берәмлекләренә 70 автомобиль тапшырылды. 

24.09.2019

«Лукойл» ГАҖның Х социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы Гран-приен Татарстанда ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Минзәлә интернат мәктәбе алды. Конкурсның төп призын җиңүчегә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Лукойл» ГАҖның беренче башкарма вице-президенты Равил Маһанов тапшырды. Тантана Казанда «Пирамида» КСКда узды.

24.09.2019

"Лукойл" нефть компаниясе - Татарстанның күптәнге стратеки хезмәттәше. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ЛУКОЙЛ" ГАҖ беренче башкарма вице-президенты Равил Маһанов белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды. 

24.09.2019

“Цифрлы алга китеш” Бөтенроссия конкурсының финалында җиңүчеләргә 500 мең тапшырылачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов сөйләде.

Битләр: << 801 802 ( 803 ) 804 805 806 807 808 809 810 >>