Рөстәм Миңнеханов: Безгә бизнес проблемаларына мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк

14.10.2019

Бүген Казанда «Пирамида» КСКда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының XIII киңәйтелгән утырышы узды. Чарада республиканың 200дән артык эшкуары, республика хакимияте органнары җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары катнашты. 

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Совет үзенең эшен 4 ел буена алып бара. Төп бурычлар үзгәрешсез кала – республиканың эшлекле климатын яхшырту һәм инвестицион потенциалын үстерү.

«Безнең фикер алышулар эшкуарлык үсешенә йогынты ясаучы теге яисә бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итә. Тулаем алганда, без эшкуарларга һәм бизнеска карата мөнәсәбәтне үзгәртергә телибез. Моның өчен без әлеге мәсьәләләрне күтәрәбез, аларны республика дәрәҗәсендә безнең муниципаль һәм республика коллегаларыбыз белән бергәләп хәл итәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, эшкуарлар күтәрә торган проблемалы темаларның кайберсе бөтен ил бизнесменнары өчен актуаль. «Безнең вәкаләтләрдән читтә булган мәсьәләләрне хәл итү өчен без федераль коллегаларыбызга мөрәҗәгать итәбез. Минемчә, бу бик нәтиҗәле эш рәвеше», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан районнарында эшкурлык өлкәсен үстерүдәге мәсьәләләр атна саен республика киңәшмәләрендә карала. Моннан тыш, быел Татарстан үзмәшгүль гражданнар өчен яңа салым режимын гамәлгә кертү буенча сынау проектында катнаша.   

Татарстанның эшлекле активлыгы рейтингы нәтиҗәләре турында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкиле вазыйфаларын башкаручы Венера Камалова үз чыгышында сөйләп үтте. Муниципаль районнар арасында иң яхшы күрсәткечләр Сарман, Балтач, Теләче, Лаеш һәм Саба районнарында. Рейтинг азагында Әтнә, Лениногорс, Апас, Азнакай һәм Кайбыч районнары.

Эшлеклелек активлыгын исәпләү, административ барьерларны һәм Татарстан районнарында җирле хакимиятләр белән эшкуарлар арасындагы мөнәсәбәтләрне бәяләү 2019 елның июненнән сентябренә кадәр үткәрелгән. Сораштыруда 16 мең эшкуар катнашкан. Анализ өчен төрле тармаклардан 4800 эшкуар сайлап алынган. Тикшеренү эшкуарларның бизнесларын киңәйтүгә, яңа хезмәткәрләр яллауга, инвестицияләүгә әзерлеген бәяләгән.  

Аннары утырышта катнашучылар берничә проблемалы мәсьәләне карадылар. Республика эшкуарлары газ белән тәэмин итү челтәрләренә тоташу процедураларын гадиләштерергә тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов исә юнәлешле хезмәтләр эшен синхронлаштырырга һәм электрон әйләнеш кертергә тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, килештерү срокларын кыскарту кешеләр иминлегенә зыян китермәскә тиеш.  

Бизнесменнар шулай ук хуҗасыз җирләрне һәм ташландык фермаларны бизнес-әйләнешкә җәлеп итү буенча катлаулы процедуралар турында шикаять иттеләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика инвесторларга ташландык авыл хуҗалыгы объектларын яңартуда ярдәм күрсәтә. Ул бу мәсьәләлне, шул исәптән лизинг системасын хәл итү вариантларын карарга кушты.  

Моннан тыш, бизнес өчен кадрлар кытлыгын хәл итү һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен яңадан йөкләндерү темалары каралды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, эш бирүчеләр кадрлар әзерләү процессына җәлеп ителергә тиеш. Мисал итеп ул республиканың ресурс үзәкләрен китерде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов үз чиратында хәбәр иткәнчә, республикда елына 21 мең кеше яңа һөнәргә өйрәтелә торган 900 кыска сроклы программа гамәлгә ашырыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.