Рөстәм Миңнеханов һәм Павел Колобков республикада спорт тармагы үсеше турында сөйләштеләр

12.10.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия спорт министры Павел Колобков белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Очрашуда республикада спорт тармагы үсеше, сәламәт тормышны популярлаштыру, спорт инфраструктурасын алга таба камилләштерү турында сүз барды. 

Искәртик, Казанга визиты кысаларында РФ Спорт министрлыгы башлыгы «Социаль һәм спорт проектлар дирекциясе» КАБО Күзәтчелек советы утырышында катнашачак. Шуннан спорт объектларын карый һәм спортчылар, тренерлар белән очрашачак. Павел Колобковның эш программасында 19 яшькә кадәр юниорлар арасында бадминтон буенча дөнья беренчелеген карау, спорт ярышы Гимнастика үзәгендә уза, шулай ук Бөтендөнья бадминтон федерациясе президенты Поуль-Эрик Хейер белән очрашу бар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.