Казанга РФ спорт министры Павел Колобков килде

11.10.2019

РФ спорт министры Павел Колобков Татарстанга килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

Иртәгә, 12 октябрьдә, Павел Колобков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе”нең күзәтчелек советы утырышында катнашачак.

Моннан тыш, Павел Колобков Казанның берничә спорт объектына баруны, спортчылар һәм тренерлар белән очрашуны планлаштыра.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.