Татарстан Президенты сайтында ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар советының киңәйтелгән утырышының турыдан-туры трансляциясе оештырылачак

12.10.2019

ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар советының XIII киңәйтелгән утырышының турыдан-туры трансляциясе Татарстан Президенты сайтында оештырылачак.

Утырыш дүшәмбе көнне, 14 октябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узачак. Чарада республиканың 200дән артык эшкуары, республика хакимияте органнары җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары катнашачак.

Киңәйтелгән дискуссия бизнес өчен кадрлар кытлыгын хәл итү һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен яңадан йөкләндерү темасына багышланачак. Шулай ук утырышта катнашучылар газ белән тәэмин итү челтәрләренә тоташу процедураларын гадиләштерү, хуҗасыз җирләрне һәм ташландык фермаларны бизнес-әйләнешкә җәлеп итү темалары турында фикер алышачаклар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.