Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефтехиминвестхолдинг" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Указы белән Сәлимгәрәев Айдар Сәетгәрәй улын «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләп куйды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Alishech Ltd.» медицина компаниясе (Израиль) делегациясе белән очрашты.
Очрашу барышында яклар медицина һәм фармакология өлкәсендә хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Татарстан профсоюзлар көне белән котлады.
Татарстан Республикасында ягып җылыту сезонына әзерлек турында бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.
Җылыту чорына әзерлек буенча республика штабы киңәшмәсе ТР Хөкүмәте йортында Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Төрки дөнья муниципалитетлары берлеге делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Хәзерге гади булмаган шартларда БДБ әгъза-дәүләтләренең барлык махсус хезмәтләренең эшен һәм үзара хезмәттәшлеген җайга салырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов разведка эшчәнлеге буенча БДБдә катнашучы дәүләтләрнең иминлек органнары һәм разведка хезмәтләре җитәкчеләренең XVI еллык киңәшмәсендә хәбәр итте.
Чарада Россия Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин, БДБ Башкарма комитеты рәисе – БДБ башкарма секретаре Сергей Лебедев, шулай ук Әзәрбәйҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан разведкалары җитәкчелегеләре катнашты.
Бүген Казанда БДБ илләре разведка хезмәте һәм куркынычсызлык органнары җитәкчеләренең разведка эшчәнлеге мәсьәләләре буенча XVI киңәшмәсе уза. Анда катнашучылар Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ромекс-Кубань" ҖЧҖ генераль директоры Алексей Васильевич Прокопенко белән очрашты.
Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә турбулентлыкка каршы присадкалар җитештерү буенча яңа завод ачылды.
Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, “Транснефть” ГАҖ идарәсе рәисе һәм президенты Николай Токарев, ТР вице-премьеры - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.