Рөстәм Миңнеханов Социаль һәм спорт проектлар дирекциясе Күзәтчелек советы утырышында катнашты

12.10.2019

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында «Социаль һәм спорт проектлар дирекциясе» КАБО Күзәтчелек советы утырышы узды. Утырыш Россия спорт министры Павел Колобков рәилегендә узды. Шулай ук аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, Татарстан Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлары Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР спорт министры Владимир Леонов, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Азат Кадыров һәм башкалар катнашты. 

Утырышны ачып, Павел Колобков белдергәнчә, Дирекция ун елда бик күп чаралар үткәрде. Алар бөтенсе дә югары дәрәҗәдә узды. "Дирекция нишләсә дә, бик сыйфатлы башкара. Без министрлыкта сезнең эшегезгә кәнәгать. Алда әле безнең проектлар күп. Дирекциянең ГТОны гамәлгә кертү операторы булуы да әһәмиятле. Дирекциягә рәхмәт һәм алдагы елларда әле тагын күп чара уздырачакбыз, дип ышанам, һәпм Татарстан Республикасында гына түгел. Бу максаттан булган ресурсларны кулланырга кирәк, дип ышанам, кешеләр ресурсларын да, Дирекция комнадасы кебек ресурсны да", - -диде РФ спорт министры. 

Рөстәм Миңнеханов федераль коллегаларга ышанулары өчен, проектларны югары бәяләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Дирекциягә инде 10 ел. Бу Россия спорт министрлыгы карамагындагы профессиональ команда. Безнең алда әле бик күп бурычлар тора. Шуларның берсе - киләсе елда БДБ илләре уеннарын югары дәрәҗәдә үткәрү», - диде ТР Президенты.

Шуннан Дирекция генераль директоры Азат Кадыров чыгыш ясады. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.