Яңалыклар

01.07.2019

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2019 елның алты аенда 702 тикшерү үткәргән. Хокук һәм нормаларны бозу өчен 5 млн. 955 мең сумга 154 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар тарафыннан 597 тикшерү үткәрелгән. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

 

29.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсендә X бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты, бәйрәм Самара өлкәсенең Камышлы авылында узды. Аны Самара өлкәсе Губернаторы  Дмитрий Азаров озата йөрде.

Бәйрәмгә илнең 30 төбәгеннән 500ләп делегат киләчәк. Барлыгы Сабантуйда 20 меңләп тамашачы булачак дип көтелә.  

29.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсенең Камышлы авылына эш сәфәре кысаларында татар шагыйре Әнвәр Давыдов бюстын ачты. Чарада шулай ук Самара өлкәсе Губернаторы Дмитрий Азаров һәм шагыйрьнең кызы Алсу Абелҗанова да катнашты.

Әнвәр Давыдов бюсты район мәдәният йорты каршында урнашкан. Скульпторы Вадим Иксанов, бюстны Камышлы авылына Чаллыдан китерделәр.  

29.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсендә эш сәфәрендә, Камышлы авылында X бөтенроссия авыл Сабантуе узачак. 

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Камышлы авылында туып-үскән татар шагыйре Әнвәр Давыдов бюстын ачуда катнашачак. 

28.06.2019

Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Ростех" Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезовка "Техногород" күп функцияле спорт-мәгариф үзәге проекты презентацияләнде. Үзәк турында "КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин аңлатмалар бирде. 

 

28.06.2019

Барлык кыенлыкларга кармастан, «КАМАЗ» югары позицияләрен раслый һәм бөтен дөньяда коммерциячел автотранспорт җитештерүчеләрнең егермелегенә керә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте. Анда шулай ук «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры «Сергей Чемезов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин да катнашты.

28.06.2019

Бүген Чаллыда «КАМАЗ» заводында алюминий ягулык баклары җитештерү буенча яңа линия эшләтеп җибәрелде. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов , «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

Проект  2017 елда Сәнәгатьне үстерү фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла башлаган. Яңа линия импорттан баклар кертүне алмаштырачак. Җитештерү куәте елына 35 мең бак.

28.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә. Төп максаты – «КАМАЗ» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашу.

Чаллыга эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наиль Мәһдиев белән бергә, Түбән Кама ГЭСының 40 еллыгына багышланган стеланы ачу тантанасында катнашты. Монумент Гидротөзүчеләр урамында урнашкан. Стела гидравлик турбина рәвешендә корылган.

28.06.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә «Август-Алабуга» заводын ачу тантанасында катнашты. 

«Август» компаниясе – Россиянең үсемлекләрне яклый торган химик чаралар җитештерүче һәм китереп торучы эре компания. Бу завод Татарстанда икенче эре инвестицион проект булды –  2017 елда «Август-Мөслим» авыл хуҗалыгы предприятиесе эшләтеп җибәрелгән иде.

27.06.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яшьләр көне" республика фестивале мәйданчыгында булды. Чара Казанның елга порты бинасы алдындагы мәйданда узды. Татарстан Президентын ТР яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов озата йөрде. 

Битләр: << 801 802 803 804 805 806 807 808 ( 809 ) 810 >>