Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең чит ил дәүләтләрдә сәүдә вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында "Сәүдә вәкилләре атнасы" кысаларында узды. Делегация составында РФнең Азербайҗанда, Беларусь, Иран, Норвегия, Төркмәнстанда, Украинада сәүдә вәкилләре бар.
2019 елның беренче яртыеллыгында “Халык контроле” системасына 39 мең 327 мөрәҗәгать килгән. Бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 27 %ка күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов хәбәр итте.
РФ субъектлары арасында Төркия белән сәүдә-иктисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек өлкәсендә гадәттәгечә лидер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сәнәгать партнерлыгы: яңа бурычлар һәм проектлар" Россия-Төркия сәнәгать форумының пленар сессиясендә белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Джошкуноз Холдинг” компанияләр төркеме генераль директоры Эрдем Аджай белән очрашты. Очрашу Екатеринбургта “Иннопром-2019” халыкара сәнәгать күргәзмәсе кырларында узды.
Татарстан республика территориясендә Төркия бизнесы проектларын гамәлгә ашыруны үстерү яклы һәм һәрьяклап ярдәм итәргә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк белән очрашуда белдерде. Очрашу Екатеринбургта "Иннопром-2019" халыкара сәнәгать күргәзмәсе кырларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта "Иннопром-2019" халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында Урал тау-металлургия компаниясе генераль директоры Андрей Козицын белән очрашты.
«Иннопром-2019» халыкара сәнәгать күргәзмәсе экспозициясен бүген Екатеринбургта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов озата йөрде. Быле күргәзмәдә 200дән артык чит илдән 600ләп компания тәкъдим итте. 15 ил экспозициясе бар: Төркия, Австрия, Беларусь, Германия, Япония, Словакия һәм башкалар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургка эш сәфәренә килде. "Кольцово" аэропортында аны Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасары Азат Салихов каршы алды. ТР Президенты визитының төп максаты - "Иннпором-2019" халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Уяв" Бөтенроссия чуаш мәдәнияты бәйрәмендә катнашты.
Быел "Уяв" Аксубай муниципаль районында уздырыла. Чараның хөрмәтле кунагы Чуаш Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев булды. Әлеге борынгы бәйрәм энтузиастлар һәм фольклорчылар тырышлыгы белән республика брендларының берсенә әйләнде. Бүген "Уяв" Татарстанның күп милләтле халкы тормышында әһәмиятле бәйрәм.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмне оештыручыларга һәм башка төбәкләрдән килгән кунакларга рәхмәт белдерде. Аеруча ул Чуаш Республикасы Башлыгы Михаил Игнатьевка рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай муниципаль районына Александр Александрович Гуляевны искә алу чараларында катнашу өчен килде.
Александр Гуляев - ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры, ТАССР атказанган урманчысы, Бөек Ватан сугышы ветераны.